Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Дөнья беренчелегенә юл ачык

Фотосурәттән серле генә елмаеп торган XI сыйныф укучысы Валерий Минигалиев - көрәш мәйданында шактый гына баһадирларның җиңү хыялын челпәрәмә китергән яшь көрәшчеләрнең берсе. Үз алдына максат куеп, яшьли яшәештә үз урыныңны табып, ышанычлы адымнар белән алга атлаганда гына теләгәнеңә, үзең өчен генә булса да кечкенә генә җиңүләргә ирешергә була. Шушы...

Фотосурәттән серле генә елмаеп торган XI сыйныф укучысы Валерий Минигалиев - көрәш мәйданында шактый гына баһадирларның җиңү хыялын челпәрәмә китергән яшь көрәшчеләрнең берсе.

Үз алдына максат куеп, яшьли яшәештә үз урыныңны табып, ышанычлы адымнар белән алга атлаганда гына теләгәнеңә, үзең өчен генә булса да кечкенә генә җиңүләргә ирешергә була. Шушы баскычка менгән берәүләр сөенеп күкрәк төяләр, икенчеләр ирешкәннәр белән генә тынычланмый, тагын да югарырак үрләргә омтылалар. Әлеге фәлсәфәне ни өчен куерта икән, дип уйламагыз. Иң әүвәл, яшь булса да, үзе өчен яшәү мәгънәсен билгеләгән Валерийның кеше буларак ниндирәк икәнен ачып бирәсе килә. Келәмдә җиңү арты җиңү яуласа да, ниндидер бер биеклектә туктап кала торганнардан түгел. Ул- көрәшче, яңадан-яңа җиңүләр аңа бары тик зур мөмкинлекләр бирә.

Рәсәйнең билбау көрәше буенча федерациясе рәисе, мәрхүм Риф Гайнановның әйтеп калдырган алтын сүзләре бар: "Батырның осталыгына нигез әзерлек вакытында түгел, ә келәмдә төрле турнирларда, сабантуйларда салына..." Дөрес, көрәшче келәмдә сынала.

Тулы мәгълумат газетаның җомга, 23 март, 2012 23 (9668) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев