Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Ярышлар манзарасы

Казан шәһәрендә республика беренчелегенә узган җиңел атлетика буенча ярышларда, 1995-1996 елгы яшь спортчылар арасында Фирүзә Җиһангирова II урынга лаек булды (80 метрга), ә Азалия Хөсәенова үз яшьтәшләре арасында 400 метр ераклыкта финиш ноктасына өченче булып килде (остазлары Рузил Тимеров). 18-20 май көннәрендә Балык Бистәсе районында республикакүләм "Сәламәтлек" - 9 авыл...

Казан шәһәрендә республика беренчелегенә узган җиңел атлетика буенча ярышларда, 1995-1996 елгы яшь спортчылар арасында Фирүзә Җиһангирова II урынга лаек булды (80 метрга), ә Азалия Хөсәенова үз яшьтәшләре арасында 400 метр ераклыкта финиш ноктасына өченче булып килде (остазлары Рузил Тимеров).
18-20 май көннәрендә Балык Бистәсе районында республикакүләм "Сәламәтлек" - 9 авыл спартакиадасы оештырылды. Авыл командалары арасында җиңел атлетикадан әлеге зур бәйгедә 17 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр катнашты. Актаныш данын яклап бу ярышта Илнур Ваншин, Равил Хаҗиев, Аяз Сәрвәров, Фирүзә Җиһангирова, Лилия Хәсәнова, Ләйлә Вахитова көч сынады (остазлары Ирек Мөхәммәтов, Рузил Тимеров). Бәйге нәтиҗәләре буенча район командасы лаеклы I урынны яулады, кубок, медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә исә, И.Ваншин 3000 метр ераклыкта- II, 1500 метр ераклыкта I урынга лаек булды, эстафета буенча безнең егет-кызларыбызга тиңнәр булмады.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 25 май, 2012 40 (9685) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев