БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР
-
Актанышның Алдынгылар җыенында геройларыбызның гаиләләренә «Батырлык» ордены тапшырдылар
Бүгенге хезмәтсөярләрне данлый торган Алдынгылар җыенында Украинада барган махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен актанышлылар герой якташларыбызны искә алдык. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган райондашларыбызның гаиләләренә «Батырлык ордены» тапшырды.
-
«Безнең геройлар» сәхифәсен башлыйбыз
«Безнең геройлар» сәхифәсендә үз тормышын махсус хәрби операция белән бәйләгән, дәүләт бүләкләренә лаек булган якташларыбыз турында сөйләрбез.
-
Батырлар эзеннән
Нияз Фәррахов исеме Актаныш районында яшәүче һәркемгә яхшы таныш. Оста шахматчы, спортчы, киң күңелле, тәртипле, тәрбияле, акыллы егет дип сурәтлиләр аны. Тормышта яшьтәшләренә үрнәк егет ут эчендә- махсус хәрби операциядә дә үзен чын ирләрчә тота. Декабрь аенда Нияз Илдар улының ил алдындагы батырлыгы лаеклы бәяләнеп, әнисе Ираида Фәрраховага улының «Батырлык» ордены тапшырылды.
-
Махсус хәрби операция батыры Әлфис Шәйхелмәрданов: Яңа елда егетләрнең барысы да туган якларга исән-сау кайтсыннар иде
Махсус хәрби операциядәге батырларның балалары өчен оештырылган Яңа ел кичәсендә башка чаралардан күпкә аерылып торды, нәни генә булсалар да бу кызлар-малайлар аерылу, көтү, сагыну хисләрен, кайберләре инде якын кешеләрен югалту ачысын бик иртә татыганнар. Шуңадырмы, нәкъ менә хәзерге мизгелнең, хәзерге минутларына кадерен белеп калырга тырышалар. Интервью бирергә оялып тормыйлар, кичәдәге алып баручыларның чакыруларына да уңай җавап биреп, уеннарда катнашалар.
-
Якташыбыз, Такталачык авылы егете Илгиз Сәлимгәрәев «За отвагу»- «Батырлык» өчен медале белән бүләкләнде
Хәрби хезмәткә җаны-тәне белән бирелгән Илгиз Сәлимгәрәев әле махсус хәрби операция башланганчы ук «Тимер» батальонына языла. Хәер батырлыкка юл аның балачагыннан ук башланмадымы икән? Такталачыкта ата-анасының таянычы булып ике апасыннан соң туган ир бала барлык авыл эшен дә җигелеп эшли. Польшада армия хезмәтен үткәндә шофер һөнәрен бар нечкәлекләренә кадәр үзләштерә. Булганның кадерен белү, һәм автомобильләргә мәхәббәте батырлык кылырга зур этәргеч ясый. Илгиз, махсус хәрби операциянең иң кайнар ноктасында ут эченә кереп өч йөк машинасын алып чыга. Якташыбызның батырлыгы «За отвагу»- «Батырлык» өчен медале белән бәяләнде.