Якташыбыз, Такталачык авылы егете Илгиз Сәлимгәрәев «За отвагу»- «Батырлык» өчен медале белән бүләкләнде
Хәрби хезмәткә җаны-тәне белән бирелгән Илгиз Сәлимгәрәев әле махсус хәрби операция башланганчы ук «Тимер» батальонына языла. Хәер батырлыкка юл аның балачагыннан ук башланмадымы икән? Такталачыкта ата-анасының таянычы булып ике апасыннан соң туган ир бала барлык авыл эшен дә җигелеп эшли. Польшада армия хезмәтен үткәндә шофер һөнәрен бар нечкәлекләренә кадәр үзләштерә. Булганның кадерен белү, һәм автомобильләргә мәхәббәте батырлык кылырга зур этәргеч ясый. Илгиз, махсус хәрби операциянең иң кайнар ноктасында ут эченә кереп өч йөк машинасын алып чыга. Якташыбызның батырлыгы «За отвагу»- «Батырлык» өчен медале белән бәяләнде.
Илгиз Сәлимгәрәевнең әлеге олы бүләге уңаеннан котлап, аның турыда язма әзерләргә дип хатыны Гөлназга шалтыраткач, «7 гыйнварда кабат махсус хәрби операциягә озаттык, берүк исән-сау кайтсын иде дип теләмәгән минутым юк» дип, батыр иренең инде Курскида илебезне неонацизмнан саклавын әйтте. Шулай да вакыт табып редакциябезгә килде.
Гөлназ Гарифуллина барыбызга да яхшы таныш, ул «Без бергә» төркеменең актив волонтерларының берсе. «Уфа-ойл» ягулык станциясендә оператор булып эшли. Сменалы эшенең яллары җитүгә «Яшьлек» яшьләр үзәгенә ашыга. Ире Илгизнең батырлык юлы турында ул бик теләп сөйләде, әңгәмә барышында кадерле кешесе белән горурлану да, аның өчен сөенү, өмет, борчылулары да бик ачык чагылды.
Илгиз гомер буе руль артында, озак вакытлар ерак юлларга йөк ташучы шофер булып эшләде ул. Хәрби тормышка мөкиббән ирем СВО башланганчы ук "Тимер" батальонына язылып Түбән Новгородта ике ай өйрәнүләрдә булып кайтты. Кайтасы да түгел иде, әллә ялгышлык, әллә башка сәбәп беләнме, содатлар йөртә торган машина арбасындагы бортны ачам дигәндә башына төшеп сәламәтлегенә зыян килде. Кайтып хәлләнде дә кабат алгысый башлады. Бу юлы «Тимер» батальонына китмәкче булды, ләкин сәламәтлеге буенча калды.
1989-1991 елларда Польшада Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә биргән хәрби анты Илгизгә һич тынгылык бирми. 2023 елның апрелендә Актаныш хәрби комиссариатына килеп контракт төзи. Шулай итеп Илгиз Сәлимгәрәевнең неонацизмга каршы көрәшкә керүенә тиздән ике ел була.
-2023 елның көзендә Илгиз хезмәт иткән Херсон шәһәренә «прилет» була. Дошман һөҗүменнән бар территория дөрләп яна башлый. Ангарларда хәрби техникалар. Җанга якын машиналарның күз алдында юкка чыгуына ничек тә чик куярга кирәк, дип үрсәләнә Илгиз. Командир ангарларга якын килмәгез дип команда бирсә дә, Илгиз Сәлимгәрәев 3 йөк автомобилен күз ачып йомганчы ут-ялкын арасыннан алып чыга,- дип Гөлназ куркусыз иренең батыр гамәлләре турында таныштырды.
Якташыбыз, Такталачык авылы егете Илгиз Сәлимҗан улы Сәлимгәрәев 2024 елның 4 октябрендә «Батырлык өчен» медаленә лаек була.
Илгиз белән Гөлназ 1998 елдан бирле бергә. Уллары Илмирга тиздән 19 яшь тула. Хатынының, бердәнбер улының изге теләкләре, аны өзелеп көтүләре Илгизгә көч-куәт өсти, авырса да мәхәббәтнең шифалы дулкыны аны аякка бастыра.
- Илгиз СВОдан өч тапкыр ялга кайтып килде. Соңгы кайтуында йөрәге авыртып, кан басымы күтәрелеп ай ярым Рязань, Курск, Мәскәү шәһәрләрендәге госпитальләрдә дәваланды. Аннан бер ай өйдә, Актанышта яшәп хәл җыйды. Сәламәтлегең борчый бит, әйдә, тагын бераз дәвалан әле, дисәк тә, «Мине анда егетләр көтә», дип кабат юлга кузгалды. Элемтә начар булгач, сөйләшүләр авыррак. Берүк исән-сау гына кайтсын, Илгизем,- ди Гөлназ ханым.
Гөлназның волонтерлык белән шөгыльләнүен белгәч, Илгизнең командиры аккумуляторлар булмасмы, дип сораган. Яраткан кешесе өчен җанын да бирергә риза Гөлназ бүген солдатларның запросларын үтәү белән мәшгуль.
Батырлыклар менә шулай ныклы тыл, көтәр кешеләр, ышаныч булганда кылына да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев