Последние комментарии
-
Илдар Шәмсемөхәммәтовның иҗат кичәсе
7 декабрь көнне районыбыз мәдәният сараенда үзешчән композитор Илдар Шәмсемөхәммәтовның иҗат кичәсе булачак. Кичәгә Чаллы, Минзәлә шәһәрләреннән, күрше Башкортстанның Яркәй районыннан үзешчән җырчылар килүе көтелә. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
“Кыз урлау“ спектакле
"Идел-йорт" төбәкара театр коллективлары фестивалендә Мостай Кәримнең "Кыз урлау" спектакле (режиссеры-Алмаз Галиев) белән Актаныш районының халык театрлары коллективларыннан сайлап алынган артистларыбыз төркеме лауреат булды һәм Гран-при яулап, районыбызга янә бер танылу китерде. 5 декабрь көнне әлеге коллектив фестивальнең йомгаклау тантанасында катнашып, шул ук спектакльне Казан тамашачысына тәкъдим итәчәк.
-
Кечелек һәм кешелеклелек
Инвалидлар ункөнлеге районда 2 декабрь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә очрашу белән башланып китте. Авыл, район инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары район җитәкчеләре белән очрашты. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Муллахмәт кызы Әхмәтова еллык эшчәнлеккә хисап тотты. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 7 декабрь, 2011 96 (9638) санында
-
Ярышлар манзарасы
30 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә атказанган спорт мастеры О.Аллаяров истәлегенә бөтенрәсәй өстәл теннисы турниры узды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең оста яшь теннисчысы Марат Солтанов үз яшьтәшләре арасында III урынны яулады. Волейбол буенча район чемпионатының финал уеннары дәвам итә. Бүген, ягъни 7 декабрь көнне "Иман" спорт...
-
Өмет яшәтә күңелне
Һәр көнне таң ата. Офыкта караңгылык аша алсу төс башта сизелер-сизелмәс кенә үтә. Акрынлап кына ул бар җиһанны биләп ала. Болытлы көннәрдә без ул манзараны күзәтә алмыйбыз. Ләкин аңа карап кына ул табигый гүзәллек юкка чыкмый... Күңелләребез дә шулай. Бер елыйбыз, бер көләбез. Төшенкелеккә биреләбез. Үз-үзебезне җиңеп, аннан чыгу юлын...
-
“Алга” һәм “Чишмә” хуҗалыкларында
8 декабрь көнне "Алга" һәм "Чишмә" хуҗалыкларында еллык эшчәнлеккә бәя биргән гамәли киңәшмәләр узды. Сөйләшү барышында ҖЧҖләрнең терлекчелек, игенчелек тармакларында башкарылганнарына күзәтү ясалды, район буенча техника ремонтының соңарып баруы искәртелде. Әлеге киңәшмә хакында тулырак газетабызның алдагы санында укырсыз.
-
Авыл яшьләре җыены
30 ноябрь көнне Казанда ике көнгә сузылган ТРның авыл яшьләре форумы тәмамланды. Бирегә 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге, республиканың төрле төбәгеннән 80гә якын яшь белгеч килгән иде. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 9 декабрь, 2011 97 (9639) санында
-
Казанда кино карадым
Башкала башкала инде ул. Ни генә дисәң дә, аның үзенә генә хас кичке матурлыгын, иртәнге кояшның биек йортлар аша елмаюын берни белән дә чагыштырып булмый. Казанга мин үземнең гаиләм белән бардым. Бик озак күрешми торган туганнарыбыз белән очрашу мизгелләре шатлык белән тулды. Көндез Казан урамнарында йөрдек, кибетләрдә булдык. Ә кичен...
-
Халык фикере – ныклы фикер
2011 ел ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Реформа. Һөнәрилек. Ышаныч" елы дип игълан ителгән иде. Әйтергә кирәк, эчке эшләр органнарында хезмәт куючылар өчен сынауларга шактый бай ел булды ул. "Милиция"нең "полиция"гә әверелүе дә халык арасында резонанс тудырды. Гади тел белән әйткәндә, әлеге яңарышны хуплаучылар да, шул ук вакытта килешергә...
-
Курска чакырабыз
Балалар иҗат үзәгендә коррекцион түгәрәк эшли башлый. Аның максаты-физик һәм психик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәрәкәтен, сөйләмен, абстракт фикерләвен, әйләнә-тирә дөньяны кабул итү һәм танып белү күнекмәләрен үстерү, иҗади фантазияләрен көчәйтү. Программага кызыл балчык, пластилин, камыр һәм балавыздан фигуралар әвәләү, рәсем сәнгате, табигый материаллардан сыннар ясау кертелгән. Үзләре йөри алмаганнар өчен...
-
Бердәмлекләре, шаянлыклары шатландыра
Актанышның 2 нче мәктәбендә XI б сыйныф укучылары үзләренең әниләренә багышлап күңелле бәйрәм оештырдылар, иң кадерле кешеләренә карата булган җылы хисләрен бүләк иттеләр. Әлеге чара укытучылары Мәүлидә Белоусова җитәкчелегендә мәктәпнең актлар залында уздырылды. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 14 декабрь, 2011 98 (9640) санында
-
Чаңгычылар җиңү белән кайтты
Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы, халыкара спорт остасы Рузалин Бакиев призына республикакүләм чаңгы ярышлары тәмамланды. Чаңгы спорты буенча шактый гына чемпионнарны, спорт осталарын тәрбияләгән, әлеге хезмәткә 40 елга якын гомерен багышлаган остаз Галимҗан Мансуров һәм күп еллар дәвамында балаларга физик тәрбия биргән, җиңел атлетиканы тормыш маягы итеп алган Ришат...
-
Сату кагыйдәсен бозмасыннар
- Балигъ булмаганнарга сыра һәм алкоголь продукциясе сатуның шаһиты булган очракта нишләргә? Әлеге сорауга Татарстан Республикасының этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы җитәкчесе Д.Гафарованың түбәндәге җавабын тәкъдим итәбез: -Көннең кайсы вакыты булуга...
-
Тәгәрмәчне акка буяу – саклауга кую түгел
Чананы- җәйдә, арбаны- кышын әзерлә дип кабатларга өйрәнсәк тә, ел арты ел бер үк тырмага басабыз. Әллә дөньясы шуңа көйләнгән- кемдер өстән фәрман бирмәсә, хәрәкәтләнүне хуп күрмибез. Тырма дигәннән, атна башына район хуҗалыкларында 6 меңгә якын тырманың-5 меңе, 269 культиваторның- 177се, 296 чәчкечнең- 122се генә төзекләндерелгән иде. Билгеле, бу саннар...
-
Такталачык коррекцион-интернат мәктәп
7 декабрь көнне Такталачык коррекцион-интернат мәктәптә район юл хәрәкәте иминлегенең бүлекчә җитәкчесе Р. Сәетова, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе җитәкчесе А. Ахунова, юл хәрәкәте күзәтчелеге инспекторы И. Имамразыев кунакта булып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча төрле кызыклы уеннар, викторина оештырдылар. Балалар өч командага бүленеп, ярышларда көч...