Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Чаңгычылар җиңү белән кайтты

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы, халыкара спорт остасы Рузалин Бакиев призына республикакүләм чаңгы ярышлары тәмамланды. Чаңгы спорты буенча шактый гына чемпионнарны, спорт осталарын тәрбияләгән, әлеге хезмәткә 40 елга якын гомерен багышлаган остаз Галимҗан Мансуров һәм күп еллар дәвамында балаларга физик тәрбия биргән, җиңел атлетиканы тормыш маягы итеп алган Ришат...

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәрендә СССР чемпионы, халыкара спорт остасы Рузалин Бакиев призына республикакүләм чаңгы ярышлары тәмамланды.

Чаңгы спорты буенча шактый гына чемпионнарны, спорт осталарын тәрбияләгән, әлеге хезмәткә 40 елга якын гомерен багышлаган остаз Галимҗан Мансуров һәм күп еллар дәвамында балаларга физик тәрбия биргән, җиңел атлетиканы тормыш маягы итеп алган Ришат Нуриәхмәтов җитәкчелегендә чыгыш ясаган район командасы лаеклы I урынны яулады. 13 район арасында яулап алган биеклек ул.

Актаныш данын бәйгедә 8 чаңгычы яклады. Кечкенәләр төркеме: Ләйсән Зиннурова, Рушания Әсәдуллина, Рәсим Вәлиев, Илнар Фәрдиев. Зурлар төркеме: бертуганнар Айбулат һәм Айсылу Гыйльфановлар, Айгөл Вәкилова һәм Ригинат Нуриәхмәтов.

Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 14 декабрь, 2011 98 (9640) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев