Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Такталачык коррекцион-интернат мәктәп

7 декабрь көнне Такталачык коррекцион-интернат мәктәптә район юл хәрәкәте иминлегенең бүлекчә җитәкчесе Р. Сәетова, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе җитәкчесе А. Ахунова, юл хәрәкәте күзәтчелеге инспекторы И. Имамразыев кунакта булып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча төрле кызыклы уеннар, викторина оештырдылар. Балалар өч командага бүленеп, ярышларда көч...

7 декабрь көнне Такталачык коррекцион-интернат мәктәптә район юл хәрәкәте иминлегенең бүлекчә җитәкчесе Р. Сәетова, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе җитәкчесе А. Ахунова, юл хәрәкәте күзәтчелеге инспекторы И. Имамразыев кунакта булып, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча төрле кызыклы уеннар, викторина оештырдылар. Балалар өч командага бүленеп, ярышларда көч сынашты, сорауларга җаваплар әзерләде.

Кунаклар, елдагыча, бик күп бүләкләр белән килгәннәр. Һәр балага йомшак уенчык, машиналар, киемгә тагыла торган саклык билгеләре, уку-язу әсбаплары, мәктәпкә брошюра-китаплар, газеталар, фотоаппарат, сәгать, флеш-карта бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев