Последние комментарии
-
Учлап тоз сипсәң дә яра төзәлә, җан ярасы булмаса...
Бөтерелә дә бөтерелә кыз. Куллары белән югарыга, биеклеккә омтыла. Күңел канатларында оча, оча... Аның хисләренең кайнарлыгы, чисталыгы, самимилеге, йөрәк серләренең тирәнлеге сыгылмалы хәрәкәтләр, музыкаль аһәңнәр аша бөтен барлыгыңны тетрәндерә. Күзләрендә кара күзлек... Егетенең терәк булуы, мәхәббәте аны мәгънәле, шат тормышка кайтара. Язмышның рәхимсез җилләре генә егетне аяктан ега. Кара күзлек...
-
Кызлар гына димәгез
Җиңел атлетика җиңел биреләме? Әлеге сорауга җавап табу ниятеннән казанында кайнаган остаз Рузил Тимеровның яшь спортчылары янына ашыктым. Хәер, сәбәп тә җитди: шушы көннәрдә Алабугада җиңел атлетика буенча ТР беренчелегенә узган бәйгеләрдән призлы урыннар белән кайттылар алар. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 16 декабрь, 2011 99 (9641) санында
-
5 елга 600 миллион ЛПХ алынган
Терлекләрнең сакланышы, үрчем алу, җитештерелгән продукцияне арттыру... 14 декабрь көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә узган чираттагы, терлекчелек тармагында артта калган айга нәтиҗә ясаган киңәшмәдә көнүзәк мәсьәләләр шул иде. Эшлекле сөйләшүдә иң әүвәл район агросәнәгать комплексындагы яңарышларга күзәтү ясалды. Тәүге яңалык- "Саф" ҖЧҖнең җитәкчелек составы алмашу. Иртә таңнан интернет челтәрендә "Сәфәрдә переворот"...
-
Вакансии
-
“Яшьлек“ 3D фильм күрсәтерме?
"Лачын" боз-спорт сараенда узган IV авыл яшьләре форумы кысаларында яшь белгечләр муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов белән дә очраштылар. Биредә шулай ук ТР Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәмәдиева да катнашты. Яшьләр тарафыннан спортка кагылышлы, яшь белгечләрне эш белән, яшәү урыны белән тәэмин итү мәсьәләләре, соңгы дәһшәтле сугышларда, кайнар...
-
Салкын кышта “сандугачлар сайрады”...
Легендар җырчы Әлфия Афзалова исемендәге ачык төбәкара җыр бәйгесе туган ягы Актанышта быел өченче тапкыр уздырылды. 14 - 15 декабрь көннәрендә район мәдәният сараенда "моң патшабикәсе"нең "шәкертләре" зур сәхнәдә имтихан тотты. 1933 елның 15 гыйнварында туган Әлфия Афзал кызы 5 яшьтән әнисез кала, әтисе дә сугышта һәлак була. Ятимлектә үскән...
-
Еллык бурыч үтәлерме?
Татарстанда торакны сафка бастыру буенча еллык планны 36 муниципаль берәмлек тулысынча үтәп чыккан. Шул рәвешле, республикада еллык бирем 92 процентка үтәлгән. Барлыгы 2 млн 208 мең 600 кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Әлеге мәгълүматлар ТР Хөкүмәт йортында торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышлап ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә...
-
Коррупция. Ул нидән башлана?
Кая карама, кая барма, кая гына аяк басма - коррупция дип зар елый халык. Хәер, "коррупция" дип үк тә атамый ул аны, ә "урлашалар", дип гадиләштерә. Әйтик, 2011 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасында коррупцион хокук бозу очраклары, аларның барлыкка килү сәбәпләре хакында хокук саклау органнары уздырган социологик сораштырулар нәтиҗәләренә күз...
-
Вакансияләр
Вакансияләр юк
-
“Игелек марафоны– 2011“дә катнашып, акчалата ярдәм керткән оешмалар, предприятиеләр
Район Советы, Башкарма комитет- 30000 сум (100000 сум күчерәчәк), "Татфондбанк" 1000 сум, "Ак барс" банк- 5000 сум, саклык банкы - 11000 сум, "Россельхозбанк" - 3000 сум, 73 нче даруханә - 1000 сум, АТП- 10000 сум, эчке эшләр бүлеге - 5000 сум, ветеринария берләшмәсе- 4050 сум, МЧС, янгын сакчылыгы бүлеге- 3900...
-
17-18 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар арасында республика чаңгы ярышы булып узды
Безнең район командасы бәйгедән күркәм нәтиҗәләр белән кайтты. Гомуми исәптә - II, районнар арасында I урынны яуладылар алар. Һөнәр лицееннан Илдар Хәкимов һәм Актанышның 2 нче мәктәбеннән Рәсим Вәлиев үз төрләрендә I урында( остазлары Галимҗан Мансуров). Киров авылыннан Салават Бәхтиев III урында, Уразай җирлегеннән Фәнүсә Баянова үз төрендә I урында,...
-
Ачу тантанасы
Актанышның Ленин проспекты 61 нче йортны капиталь реконструкциядән соң ачу тантанасы 30 декабрьдә 9.00 сәгатьтә була.
-
Африка чумасы ерак йөрми
Шушы көннәрдә Оренбург өлкәсендә дуңгызларның африка чумасы белән авыруы ачыкланды. Аның үзәге Татарстан чигеннән нибары 160 километр ераклыкта гына урнашканлыгын исәпкә алып, ТР авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе авыруны булдырмау максатыннан шактый гына чаралар күрә. Оренбург өлкәсе белән чиктәш районнарда 36 меңнән артык дуңгыз асрала. Шуның 6911е - Баулы, 4570е- Бөгелмә...
-
500гә якын тамашачы җыйды
Узган атнада район балалар сәнгать мәктәбе остазлары, шәкертләре ярты еллык эшчәнлеккә зур имтихан тотты. Хәер, әлеге чараны беренче карашка имтихан дип әйтү дөрес тә түгелдер, чөнки ул зур тамаша төсмере алган, җыр-биюгә, төрле уен коралларының серле моңына бай гала-концерт буларак узды. Төп җанатарлар - ата-аналар. 500 урынлы район мәдәният йортының...
-
Теркәлгән никах кына “ир“ һәм “хатын“ хокукын бирә
Узган 2010 елда гражданнардан һәм юридик затлардан кергән гаризалар буенча 747 эш каралган булса, быел бу сан 730ны тәшкил итте. Каралган эшләрнең категорияләре төрле: банкларга вакытында кредитларын түли алмаган затлардан акча эзләү, юридик әһәмияткә ия булган фактларны раслау, шуларның күп өлеше хокук билгеләүче документлар шул кешенеке булу фактын раслау, хезмәт...