Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

500гә якын тамашачы җыйды

Узган атнада район балалар сәнгать мәктәбе остазлары, шәкертләре ярты еллык эшчәнлеккә зур имтихан тотты. Хәер, әлеге чараны беренче карашка имтихан дип әйтү дөрес тә түгелдер, чөнки ул зур тамаша төсмере алган, җыр-биюгә, төрле уен коралларының серле моңына бай гала-концерт буларак узды. Төп җанатарлар - ата-аналар. 500 урынлы район мәдәният йортының...

Узган атнада район балалар сәнгать мәктәбе остазлары, шәкертләре ярты еллык эшчәнлеккә зур имтихан тотты.
Хәер, әлеге чараны беренче карашка имтихан дип әйтү дөрес тә түгелдер, чөнки ул зур тамаша төсмере алган, җыр-биюгә, төрле уен коралларының серле моңына бай гала-концерт буларак узды. Төп җанатарлар - ата-аналар. 500 урынлы район мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Танылган җырчылар килгәндә дә залның гадәттә 1-15 рәтләрнең генә тулы булуын исәпкә алганда һәм алдынгылар җыенын исәпләмәгәндә, кинәт кенә бу чаклы халыкны күргәч сәер булып китте. Биредә ата-аналар гына түгел, әби-бабайлар, дәү әни-дәү әтиләр дә күп иде. Үз нарасыеның чыгышын мәңгеләштереп калдыру нияте белән һәрберсенең кулында фотоаппарат яисә инде видеокамера.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 28 декабрь, 2011 102 (9644) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев