Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын хәзер Илфак Бариев башкарачак

Бүген Актанышта муниципаль район Советы депутатлары чираттагы утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Илфак Бариевны билгеләде.

Актаныш муниципаль район Советы депутатлары сессиянең беренче көн тәртибе буенча Рөстәм Ильясовның үз теләге Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларыннан китәргә теләк белдереп язган гаризасын карады. Депутатлар бертавыштан әлеге гаризаны канәгатьләндерде.

Бүген, 22 гыйнвардан Актаныш район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча Илфак Бариев башкарачак.

Шулай ук сессиядә Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде. Конкурсны уздыруның билгеле бер критерийлары һәм сроклары бар, бу әлеге вазыйфага компетентлы белгечләрне җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Руслан Усманов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев