Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Халкыбыз җәүһәрләре

Актаныш кызы Ләйлә Галимова заманча сәнгатьтә халкыбыз традицияләрен яңарта

Татар кызларының чулпыларын чыңлатып чишмәгә суга баруларын кинофильм-клиплардан гына күреп белсәк тә, борынгы бизәнү әйберсе белән кызыксыну әле дә бар. Бар гына да түгел, соңгы вакытта милли бизәнү әйберләре белән кызыксыну көчәя бара. Тамырларыбыздан көч-куәт алырга теләп гүзәл кызларыбыз озын чәчләренә чулпылар тагып фотосессияләр уздыра. Сәхнәдә милли бию башкаручылар да иңнәренә үреп салган толымнарын чулпылар белән бизи. Безнең Актаныш биючеләре дә бик яратып тага татар чулпыларын. Бию ансамбле кызларына чулпыларны үзебезнең оста куллы рәссамыбыз Ләйлә Галимова ясап бирә.

Иң яратып эшләгән әйберләрем- чулпылар.

Чулпыны чәчне йөртүдә тиешле тәртипне саклаган барлык татар хатын-кызлары да таккан. Кыз баланың чәче билгеле бер озынлыкка җитүгә үк, ул чулпы тага башлаган һәм аны гомер буена йөрткән. Һәрбер чулпыда тәңкәләр саны уннан егермегә кадәр булган, хатын-кыз хәрәкәт иткәндә матур чылтырау тавышы чыккан,- дип үзе ясый торган чулпыларны күрсәтә миңа Ләйлә Галимова.

Хәзер чулпыларны, озын татар алкаларын осталар заманча ысуллар белән ясый. Казанда татар милли орнаментларының аерым элементлары сатылучы махсус кибет бар икән. Ләйлә Ренат кызы Казанга барган саен әлеге кибеткә керми калмый.

Шушы элементларның иң матурларын сайлап алып кайтканда ук ясыйсы чулпыларын күз алдына китерә. Рәссамга иҗат иреге- элементлардан тулы бер композиция төзи, кирәксә, үзгәртә, аннан махсус боҗралар ярдәмендә эш коралы белән бер-берсенә беркетә. 

Чулпыларны хәзер дә сорыйлар. Гимназиядә укучы кызлар сатып алды. Биюгә йөрүче кызлар, ансамбльләр заказ бирәләр. Бик теләп алалар. Төрлесеннән эшләргә тырышам, чулпыларым бер-берсен кабатламый,- ди Ләйлә.

Актанышның Балалар сәнгать мәктәбендә 24 нче ел укытучы булып эшләүче Ләйлә Галимованың эш кабинеты остаханәне хәтерләтә. Биредә чын татар милли мохиты, матурлык, зәвык, хезмәт ярату. Татар халкының зыялы, затлы, иҗади икәнлеге биредәге һәр эшләнмә – экспонатта ачык чагыла. 

Укытучы өстәле каршында гына укучылар кул эше белән мәшгуль. Биредә телефоннар да юк, кычкырып сөйләшмиләр, бары тыйнак елмаеп, серләшеп башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерергә омтылган кызларны гына күрәсең. 

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Руфина Гафурова, мәсәлән, татар хатын-кызларының изү дип аталган күкрәк каплаугычы эшли.

Изү – татар хатын-кызларының бизәнү әйберсе, ул тукыма нигездә эшләнә, күкрәк турысына күлмәк өстеннән киелә. Изүне көрәк рәвешендә, төрле төстәге тасмалардан теккәннәр, тоташ һәм челтәр тәңкәләр, йомры сәдәфләр, төсле ташлар, төймәләр белән бизәгәннәр. Изүне, түш уемын каплап, күлмәк өстеннән кигәннәр. Уем каплангач, изү төрле авыруларны һәм явыз рухларны тәнгә кертми дип инанганнар. Изү шактый затлы бизәнү әйбере, һәм аны күлмәк өстеннән киеп, кунакка, төрле бәйрәмнәргә йөргәннәр.

- Изүнең башта кәгазьдә эскизын ясадым. Аннан шушы үрнәкне фетрга күчердем. Хәзер изүне бизим- элмәкләп чигәм. Чигеп бетергәч, бизәгенең эченә төрле сәйлән, матур ташлар тезеп беркетәчәкмен, – ди Руфина.

Балалар сәнгать мәктәбенең Декоратив- гамәли сәнгать дәресләрен Ләйлә Галимова җиденче ел алып бара. Тумышы белән рәссам ханым һөнәрне дә шул юнәлештә сайлый. Чаллы Дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, югары белемле педагог Актаныш балалар сәнгать мәктәбендә 24 ел яшь буынга белем бирә. Аның дәресләрен укучылары көтеп ала. 2017 елда  Федераль дәүләт таләпләре- ФГТ программасы кергәч, Ләйлә Ренат кызы декоратив- гамәли сәнгать дәресләрендә  татар милли сәнгате белән ныклап кызыксына башлый, белгәннәрен балаларга өйрәтә, әни-әбиләребездән килгән бай мирасны тапшыра.

Декоратив- гамәли сәнгать дәресләренә 10- 12 яшьлек балаларны беренче сыйныфка кабул итәләр, уку программасы бишьеллык. Ел саен яңа укучылар кабул ителә, сыйныфта, гадәттә, 14 бала. Беренче елларда гадирәк эшләнмәләр, мәсәлән, папье-маше ысулын үзләштерсәләр, алга таба катлаулырак төрләр өйрәнәләр.

Дәресләремдә балаларыбызда милли рух тәрбияләргә тырышам. Татар рәссамнарының иҗаты белән таныштырам.  Безнең халык искиткеч иҗади, һәркайда матурлык тудыра белә. Татар орнаментларын гына алыйк, анда нинди генә табигать бизәкләре юк. Барысы да искиткеч матур. Иң элек балаларны татар орнаментлары белән таныштырам. Менә шул орнаментлардан алар композицияләр төзиләр. 

Чигүнең төрле төрләрен өйрәнәбез дә, сөлгеләр, кулъяулыклар, изүләр чигәбез, шулай ук калфак тегеп, чигәбез.

Әле милли бизәкле алкалар да ясаганнар. Анысын кызыл балчыктан әвәләп, яндырып эшләгәннәр.

Кечкенә генә кабинетта туку станокларына кадәр бар. Актаныш районы хакимияте Декоратив-гамәли сәнгать дәресләре өчен Ярославль шәһәреннән алты станок кайтарткан. Хәзер биредә кызлар төрле ысуллар кулланып, татар милли орнаментлары белән киң һәм тар келәмнәр, мендәр тышлары тукый. Ләйлә Ренат кызы келәм туку осталыгын Кырымда узган Халыкара симпозиумга кадәр барып арттыра.

 

Казаннан 15 кешелек делегация белән Кырымга барып, бер атна дәвамында  данлыклы Мамут Чурлу  дигән остадан келәм туку буенча мастер-классар алдык. Ул безгә иң элек сарык йонын язып, эрләп, җегерләп, табигый буяуларга манып келәм туку өчен җеп ясау технологиясен күрсәтте.

Быел сентябрьдә «Өч келәм креатив лабораториясе»ндә ике атна укыдым. Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Пермь, Кырым, Азәрбәйҗан, Кыргызстан осталары төрле станокларда төрле алымнар белән туку серләрен төшендерделәр.

Азәрбәйҗанда келәмне вертикаль станокта тукыйлар, аларның келәменең йоннары чыгып тора, «Ворсистый ковер» дип атала. Ә бездә паласлар тигез, бүртмәчләре чыгып тормый. Хәзер белгәннәремне балаларга да өйрәтеп проект эшен эшләячәкмен.

 

Ләйлә бик кызыксынучан, кайда нинди халык җәүһәрләре- милли эшләнмәләр күрә, тизрәк фотога төшерә, өйрәнә. Әле районыбызның Татар Ямалысы авылында яшәгән Шәргыя Шәймәрданова чиккән намазлыкны күреп шакката, монан 80-90 ел элек иҗат ителгән матур милли бизәкләрнең нәфис, тигез чигелеше таң калдыра. Татар хатын-кызлары элек-электән кул эшенә маһир, кечкенәдән энә-җеп тотып, бирнә әзерләп үсәләр бит. Йорт-җирне күңелле итеп тоту, гаиләдәгеләрнең кәефен күтәрү, бөтенлек, үзара дуслык, мәхәббәт хисләре уяту, зәвык тәрбияләү татар кызларына кечкенәдән сеңдерелгән. Бу кадәр матурлыкны тудырыр өчен күпме сабырлык, матурлыкны күрә белү сәләте, күңел җылысы кирәк булгандыр. Әлеге асыл сыйфатларны Ләйлә кебек осталар балаларның күңеленә сеңдерә. 

Шәргыя апаның искиткеч матур чигүле рәсеме профессиональ рәссамның күңелен кузгата. Бүген Ләйлә әлеге матур үрнәк нигезендә, бизәкләрне тагы да баетып намазлык чигә. Намазлыкны тамбур чигүе белән эшли. Укучысы Руфина изү чиккәндәге элмәкләп чигү инде ул тамбур чигүе. 

Тамбур чигүе  татар халкының борынгы чигү техникасы. Аннан бүртмәчләп чигеп, төерләр белән бизәкнең уртасы тутырыла. Элмәкле чигүне ыргак- крючок белән дә эшлиләр. Аңа сыеграк, киндер кебек тукыма кирәк. «Каз өмәсе» конкурсына сөлгемне крючок белән чиктем,- ди Ләйлә.

Конкурсларда катнашырга бик ярата остаз. Җиңүләре дә шактый, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының баш архив идарәсе тарафыннан оештырылган бәйгеләррнең берсен дә калдырмый. Чигүле Татарстан картасында туган ягыбыз Актаныш районын асыл җепләр белән Ләйлә Гарипова тарихта  калдырды. Бәйгеләргә ордым-бәрдем материал юллап булмый, эзләнергә, жюри күңелен яулардай искиткеч эш җибәрергә кирәк. Менә шулай төрле проектларда катнашып, осталарның да остасыннан өйрәнеп шомарганнан шомара ул. Галим Фуат Вәлиевнең китаплары, дәрес эшкәртмәләре Ләйләнең өстәл китабы. Фуат абыйның кызы Гүзәл Сөләйманова белән дә ныклы элемтәдә. Татар мәдәнияте, татар сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрүчеләрнең эш тәҗрибәсе оста куллы ханымга яңа биеклекләргә үрләргә көчле этәргеч!

Ләйлә Галимованың шәкертләре арасында кызлар гына түгел, егетләр дә бар. Аларның хезмәт җимешләре остаханәне бизәп, ямьләп, кечерәкләргә алга атларга өлге булып тора.

2023- 2024 нче уку елында мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучылары искиткеч матур лампа- эчендә уты янып тора торган мәчет макеты ясыйлар. Әлеге лампа-яктырткыч укучыларның 5 ел дәвамында балалар сәнгать мәктәбендә өйрәнгәннәрен күрсәтүче проект. Яктырткыч системасын өйдә әтиләре белән ясаганнар, тышкы өлешен фет-картоннан күтәрәләр, материалларны бер-берсенә кайнар пистолет белән беркетеп эшлиләр, җөйләр алтын, көмеш каймалар астына яшерелә. Тел белән сурәтләп бирүе авыр, бу макетларны озаклап карап, һәр элементын өйрәнгәч кенә никадәр тырышлык, үҗәтлек, эш рәте белү кирәклеге яхшы аңлашыла.

Искиткеч зур тизлектәге замана агымында нәфис затларның инә-җеп тотарга вакытлары да, теләкләре дә калмый. Ә бит кул эшләре, бигрәк тә чигү, тегү, бәйләм бәйләү хатын-кыз өчен дәвалау үзлегенә ия иң кирәкле көндәлек гамәлләр. Моны инде күптән табиблар, психологлар раслады, нерв киеренкелегеннән котылу өчен кул эшләре терапиясе билгеләү хәзерге вакытта беркемне гаҗәпләндерми.

Шуны истә тотып Ләйлә Галимова ял көннәрендә Актаныш хатын-кызларына төрле мастер-класслар оештыра башлады. Ике-өч сәгать аның белән рәсем ясап, бәйләп, чигеп ял иткән ханымнар, «Арып-талып барган идем, рәхәтләнеп ял иттем, кәефем күтәрелде», диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев