27 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Татар яугирләрен данлады ул, һәм дан алды ул үзе дә!
«Татар яугирләрен данлады ул, һәм дан алды ул үзе дә!» Бүген Актаныш районында әдәбият-сәнгать көне, данлыклы якташыбыз, тарихи әсәрләр язу остасы, Габдулла Тукай һәм башка бик күп дәрәҗәле премияләр иясе Вахит Имамовның иҗат кичәсе узды.
-
Актанышның беренче мәктәбендә якташыбыз, тарихчы- язучы Вахит Имамовка багышланган методик кабинет ачылды
Бүген Актаныш районы үзенең талантлы улын олылый. Габдулла Тукай премиясе лауреаты, тарихчы- язучы, якташыбыз Вахит Имамовка багышлап, Актанышның беренче мәктәбендә методик кабинет ачылды.
-
2 декабрь көнне Актаныш районында инвалидлар ункөнлеге старт ала
Декабрьнең беренче ункөнлеге Актаныш районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы дип игълан ителде. Елдагыча әлеге мөһим ункөнлек «Игелек марафоны» белән тәмамланачак.
-
Җитәкче урыннарда яңарыш көтелә
Татарстан Республикасында район һәм шәһәр башлыклары, ведомство җитәкчеләре алышыну көтелә.
-
Кадет мәктәбе көндәлегеннән: Җәмгыять белеме олимпиадасында призер булдык
26 ноябрь көнне кадет мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен җәмгыять белеме фәне буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республикакүләм олимпиадасы булып узды.
-
Иртәгә томан төшү сәбәпле юлларда күз күреме начарланачак
Иртәгә, 28 ноябрьдә Татарстанда томан төшү сәбәпле, юлларда күз күреме начарланачак
-
Гаилә мәктәбе дәресендә: Актаныш ЗАГСында әниләрне хөрмәтләү турында сөйләштеләр
Бүген Актаныш районы ЗАГС бүлегендә Гаилә мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Әниләр көненә багышланган дәрестә Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары катнашты.
-
Россия Герое Рәсим Баксиков Луганск яшь армиячеләре белән очрашты
Россия Федерациясе Герое, легендар «Алёша» танкы экипажы әгъзасы Рәсим Баксиков бүген Луганск шәһәрендә «Знание. Герои» форумында студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашты.
-
Актаныш кызы Ләйлә Галимова заманча сәнгатьтә халкыбыз традицияләрен яңарта
Татар кызларының чулпыларын чыңлатып чишмәгә суга баруларын кинофильм-клиплардан гына күреп белсәк тә, борынгы бизәнү әйберсе белән кызыксыну әле дә бар. Бар гына да түгел, соңгы вакытта милли бизәнү әйберләре белән кызыксыну көчәя бара. Тамырларыбыздан көч-куәт алырга теләп гүзәл кызларыбыз озын чәчләренә чулпылар тагып фотосессияләр уздыра. Сәхнәдә милли бию башкаручылар да иңнәренә үреп салган толымнарын чулпылар белән бизи. Безнең Актаныш биючеләре дә бик яратып тага татар чулпыларын. Бию ансамбле кызларына чулпыларны үзебезнең оста куллы рәссамыбыз Ләйлә Галимова ясап бирә.