Бүген Актанышта Карга боткасы гөрли
«Бүләк» урманы янында хәзерге вакытта бәйрәмчә мохит, биредә Актаныш халкының иң яраткан, буыннан-буынга күчеп килгән балачак бәйрәме – Карга боткасы уза.
Карга боткасына килүчеләрне Кара каргага куелган һәйкәл сәламли,
бүген аның бәйрәме, шуңа да кулларына тәмле боткалы тәлинкәләрен тотып кунаклар бер-бер артлы постамент янына килеп истәлеккә фотога төшәләр.
Ә мул ак майлы кайнар боткалар белән Карга боткасына килүчеләрне районыбызның балалар бакчалары сыйлый.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларны, кайткан кунакларны 1 май- Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлап изге теләкләрен җиткерде. Халкыбызның борынгы бәйрәме- Карга боткасы бәйрәме белән тәбрик итте.
Бүген хөрмәтле җитәкчебез Ленар Рафаковичның гомер бәйрәме- туган көне, барлык райондашлар исеменнән районыбыз башлыгын котлыйбыз, авыр, җаваплы хезмәтендә уңышлар телибез.
Мәйданда яраткан артистларыбыз- Балалар иҗат үзәге педагоглары милли бәйрәмебезне бик матур итеп алып бардылар һәм оештырдылар.
Сәләтле артистларыбыз – Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укучылары, нәфис сүз осталары бер-бер артлы чыгыш ясый, дәртле җырлар белән бәйрәм тагы да ямьләнә, халкыбызның яраткан көйләре бер дә тынып тормый.
Сату нокталары, уен зоналары тәмле боткадан авыз иткән бәйрәм кунакларын әллә каян үзенә дәшә, озын-озак кыштан соң килгән яз бәйрәме күңелгә рәхәтлек һәм бәхет хисләре генә тудырды.
«Форпост» педагог-оештыручысы Нәзлия Әхмәтова малайлар һәм кызларга мастер-класс үткәрә: укучылар гипс өлгеләрне төсле буяулар белән буйыйлар, истәлеккә өйләренә алып китәләр. «Яшьлек» ЯҮ базасында эшләүче "Игелекле Актаныш" игелек үзәге волонтерлары Методист Илмира Низамова җитәкчелегендә 57 бистәдәге ял паркы өчен тавыш бирү оештырдылар.
Менә шундый файдалы һәм кызклы уза бүген Актанышта Карга боткасы!
Илләребез тынычлансын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, бергә-бергә матур тормышта яшәргә язсын!
Ләйсән Газизова фотолары
Зилә Хәмәтнурова видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев