Чалманарат җирлеге халкын Фәйрүзә апа Гыйльманова 35 ел буена Карга боткасы белән сыйлый
Чалманарат җирлегендә карга боткасы – елдан-ел сакланып килгән күркәм традицияләрнең берсе. Калмаш, Шәбез, Чалманарат, Гәрәй авылларын берләштергән бу җирлек халкы өчен әлеге йола аеруча кадерле.
— Кайткан кунакларны, балаларны, оныкларны авыз иттерәм. Бу эшне бик яратып башкарам, — ди Фәйрүзә апа.
Шәбез авылына килен булып төшкәненә 39 ел вакыт узган. Гаиләсе ишле булгач, карга боткасын пешерүне аңа ышанып тапшырганнар. Шуннан бирле ул бу күркәм традицияне өзмичә дәвам итә.
Фәйрүзә апаны авылдашлары бик хөрмәт итә. Чакырылган кунаклар ел саен җыела, аның пешергән ризыгын тәмләп, рәхмәтләрен җиткерә. Авылдашларының һәм кунакларның ихлас сүзләре аны тагын да илһамландыра:
— Үземне хөрмәт итеп, рәхмәт әйтеп ашыйлар — шуңа сөенә-сөенә пешерәм.
Бу бәйрәм – гади генә аш мәҗлесе түгел, ә бердәмлек, кунакчыллык һәм муллык символы. Килгән кунаклар да буш кул белән килми — һәркем күчтәнәчләр алып килә. Чын мәгънәсендә, туйга килгән кебек, шатланып, күтәренке күңел белән җыелалар.
Фәйрүзә апа һәркемгә изге теләкләрен җиткерә:
— Илләребезгә тынычлык булсын, кешеләргә саулык-сәламәтлек насыйп итсен, сугышлар һәм афәтләр туктасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев