Актаныш

Актаныш районы

16+
Халкыбыз җәүһәрләре

Зөбәернең танылган сөннәтче бабасы белән танышыйк

Актаныш районы авыллары тарихи үткәннәре, халык арасында үз исемен булдырган танылган шәхесләре белән горурлана. Зөбәер авылы тирә-якка даны таралган Хәйбрай бабайны һаман да онытмый. Хәйбрай баба- сөннәтче карт. Районыбызга эшлекле сәфәр белән килгән Рөстәм Миңнехановка да Хәйбрай бабай турында сөйләделәр, аның эш коралларын күрсәттеләр.

Ибраһим галәйһиссәлам яшәгән чордан башлап, һәр мөселман өчен фарыз гамәл: кан сыек чагында, кош-корт йомырка сала башлаганчы, язгы ташулар агар алдыннан ир баланы сөннәткә утырту йоласы башкарыла. Сөннәт бабалары динебездә бик хөрмәтле кешеләр. Дога кылган вакытта аларны һәрвакыт кендек әбиләр белән беррәттән искә алалар: “Кендек әбиләребез, сөннәт бабаларыбыз рухына багышладым”, диләр.

Сөннәтче- якын- тирәдә генә түгел, еракларда яшәүче барлык татар – мөселман халкы өчен бик тә кирәкле һәм хөрмәтле кеше булган. Зөбәер авылында яшәүче Хәйбрай бабай үзебезнең якларда, Татарстан белән күрше Пермь, Чиләбе, Свердловск өлкәсе, 
Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мари республикаларында һәм башка төбәкләрдә аның аяк эзләре калган. Чит илгә чыгып сөннәткә утырткан дигән сүзләр дә йөри.

Зөбәер авылы мәдәният йорты директоры Гөлүсә Габидинова иң элек авыл тарихы белән таныштырды:

Җиде нәсел тамыр җәйгән бай тарихлы, куык кушаматлы Зөбәер авылына 1614 елда нигез салына. Бүгенге көндә бу нәсел буыннары дәвамчылары авылыбызда яши, аларның һәрберсенең аерым тарихка ия. “Мәндекәй” безгә Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаевны биргән нәсел. “Тукай”- җырчы Лилия Муллагалиеваны биргән нәсел.
“Ялал” - Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты, җырчы Илгиз Исламов шул нәселдән. “Колмач”, “Сөендек”, “Мөлек”, “Алмакай” нәселләре бар. 

Дин тыелган заманнарда, авылда мәчетебезнең манарасын кисеп төшергәннәр, шул вакытта кечкенә 11-12 яшьләрдәге үсмер егет – Билал, манараның кисеп төшерелгән аеның тәгәрәп киткәнен күреп ала һәм яшереп куя, озак еллар бу хакта беркемгә әйтмичә үзендә саклый. 1995 елның 29 июле көнне  яңа мәчет ачылу тантанасында, шул айны мәчеткә тапшыра.

Менә шундый бай тарихлы Зөбәер авылын сөннәтче Хәйбрай бабай да танытуда үзеннән зур өлеш кертә. Сезнең алдыгызда сөннәтче бабайның кабык бишеге һәм аның эш коралы.

Шушы эш коралы белән ул бихисап ир балаларны сөннәткә утырткан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев