Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актаныш районында команда-штаб өйрәнүләре югары дәрәҗәдә уза

16 марттан 19 мартка кадәр Актаныш районы территориясендә халыкны аерым чорда һәм хәрби вакыт шартларында тиешле гамәлләргә әзерләү мәсьәләләре буенча Төп идарәнең команда-штаб өйрәнүләре уза. Бүген, 19 мартта өйрәнүләрнең икенче көнендә гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. «Батыр» спорт комплексының шартлы рәвештә 300 квадрат метр мәйдандагы түбәсе җимерелә. Шартлы һәлакәт барышында зыян күрүчеләр дә бар. Фаҗигане ликвидацияләүдә Актаныш районының барлык ашыгыч хезмәтләр вакытында килеп җитеп, кирәкле чараларны башкарды.

18 март көнне өйрәнүләрнең мөһим этапларының берсе — эвакуация чараларын оештыру — уңышлы үтәлде. Барлык хезмәтләр дә үзара килешеп, югары дәрәҗәдә эшләде.

Бүген, 19 мартта өйрәнүләрнең икенче көнендә гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча чаралар гамәлгә ашырыла. «Батыр» спорт комплексының шартлы рәвештә  300 квадрат метр мәйдандагы түбәсе җимерелә. Шартлы һәлакәт барышында зыян күрүчеләр дә бар.

Фаҗигане ликвидацияләүдә Актаныш районының барлык ашыгыч хезмәтләр вакытында килеп җитеп, кирәкле чараларны башкарды.

Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча министр урынбасары вазифаларын башкаручы Родионов Павел Геннадьевич
«Барлык коткару хезмәтләре җәлеп ителгән.

Коткару эшләре оешкан һәм югары дәрәҗәдә уза», дип билгеләп үтте.

Легенда буенча, бүгенге вакыйга нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрде, бер кеше һәлак булды. Зыян күрүчеләр тиз арада үзәк район хастаханәсенә озатылды.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев барлык хезмәтләргә дә-  оешкан төстә һәм һөнәри эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Өйрәнүләр уңышлы дип бәяләнде.

Шулай ук бүген юл-транспорт һәлакәте шартларында эш итү буенча да өйрәнүләр үткәреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев