Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Актанышта 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә

Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр арттырыла. Штраф күләме гражданнарга – 10-20 мең, вазифаи затларга – 30-60 мең, эшмәкәрләргә – 60-80 мең, юридик затларга 400- 800 мең сум тәшкил итә.

Учак ягарга, каты көнкүреш калдыклары, кипкән үлән, чүпчар яндырырга ярамый. Янгын куркынычы югары саналган, урман буенда урнашкан торак пунктларда ачык утта ризык пешерү дә тыела. Ел башыннан республикада урман буйларында 343 термик нокта һәм 291 ут кабу очрагы теркәлгән. Бу сан үткән елгыдан дүрт тапкырга күбрәк. Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре халыкны сак булырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев