Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Балаңны машинада иминлек кәнәфиендә йөртәсеңме?

Бала — мөһим пассажир! Дәүләт автоинспекциясе һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәткәрләре шундый исемдә акция үткәрделәр.

ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова бу хакта безгә биргән интервьюдан:

— Коллегаларым, ЮХИДИ инспекторлары Дилфат Дәвид улы Иргалин һәм Артур Фәвәзит улы Җиһаншин белән «Бала — иң мөһим пассажир» акциясе кысаларында махсус рейдка чыктык. Чараның максаты балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау, юлларда балаларның һәм үсмерләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм балаларны саклану җайланмаларыннан башка йөртмәү.


Ни аяныч, протоколлар да төзергә туры килде. Шулай да балалары өчен җан атып торучы, нарасыйларын кәнәфигә утыртучы әти-әниләр районыбызда бихисап булуы сөендерә торган күренеш!


Рейд 57нче кварталга чыга торган юлдан башланып киткән иде. Ләйсән Рәдиф кызы балаларга профилактика тематикасындагы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалаган бик матур мозаикалар, яктылык кайтаргыч элементлар өләште. 
Кагыйдә буенча, балигъ булмаганнар катнашындагы һәлакәтләр каникул вакытларында арта. Балаларның юллардагы куркынычсызлыгы — һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әлеге вакытта җәйге каникулларның башланган гына мәле, әмма шулай да юлларда балаларын иминлек кәнәфиенә утыртмаган яисә бөтенләй машиналарында бу җиһаз булмаган ата-аналар еш очрый... Балаларга карата ваемсыз булмыйк! 


Дәүләт автоинспекциясе кисәтә: балаларны автомобиль салонында тотып торучы җайланмалар кечкенә пассажирларны юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүдән һәм үлүдән саклаучы иң ышанычлы чара булып торалар.

Балалар үзләре дә хәвефсезлекләренә җаваплы карарга тиеш. Юл ялгышларны гафу итми. Яшь велосипедчыларга оператив-кисәтү чарасы барышында искәртүләр ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев