Актаныш

Актаныш районы

16+
ЮХИДИ хәбәр итә

Актаныш үзәк китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган очрашу узды

Табигатьтә яз җитте — димәк, тиздән юлларда хәрәкәт тагын да җанланачак. Язгы каникуллар алдыннан укучылар өчен икеләтә файдалы булсын дип үзәкләштерелгән Актаныш китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чара оештырылды.

Китапханә дигәч, без күз алдына китап сөючеләрне, китап укучыларны китерәбез, — дип сүз башлады Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гайнанова Фәндия Зөфәк кызы.

Китапханәдә бай һәм заманча җиһазландырылган мохит тудырылган. Биредә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган китаплардан махсус күргәзмә дә оештырылган. Шул уңайдан Фәндия Зөфәк кызы Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтованы очрашуга кунак итеп чакырды.

Әлеге очрашу гади генә түгел, ә бик тә файдалы һәм кирәкле булды. Табигатьтә яз җитте — димәк, тиздән юлларда хәрәкәт тагын да җанланачак. Шул сәбәпле, язгы каникуллар алдыннан укучылар өчен икеләтә файдалы булсын дип, әлеге чара оештырылды.

Л.Р. Мөхәмәтова чыгышын бик кызыклы һәм отышлы форматта башлап җибәрде. Килгән укучыларга юл һәм автомобиль белән бәйле төрле сурәтләр тәкъдим ителде. Укучылар әлеге сурәтләргә нигезләнеп хикәя төзергә тиеш иде. Алар бик матур, аңлаешлы хикәяләр төзеп, сурәтләр арасыннан юлдагы төп өч факторны билгеләделәр.

Очрашу барышында видеоролик та каралды, эчтәлек буенча фикер алышу үткәрелде һәм нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге көндә без яхшы автомобильләргә утырып, яхшы юллардан йөрибез. Әмма юл-транспорт һәлакәтләре саны артуы борчу тудыра. Моңа кем гаепле? Укучылар бу сорауга дөрес һәм уйланылган җаваплар бирделәр.

Очрашуда йөртү таныклыгы алырга әзерләнүче кызлар да бар иде. Л.Р. Мөхәмәтова аларны ГБУ «БДД» тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә катнашырга, үз көчләрен сынап карарга чакырды.

Очрашу истәлеге итеп укучыларга белешмәлекләр һәм ручкалар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев