Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

«Бүләк»нең дүртенче агымында: Ял итүчеләр ЮХИДИ һәм ФОРПОСТ берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты

Жәй ахырына якынлаша. Ял иткән һәм ныгыган укучыларның тиздән яңа уку елының җаваплы чоры башланачак. Актанышның ЮХИДИ һәм ФОРПОСТ берләшмәләре җитәкчеләре Актанышның «Буләк» лагере 4нче агымына барып , кызыклы һәм үтемле очрашу уздырды.


Т ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм ФОРПОСТ берләшмәсе җитәкчесе Ландыш Кирамова төрле районнардан, башкалабыз Казанның үзеннән һәм күрше регионнардан килгән балалар белән үтемле  итеп әңгәмә корды. Уен форматында алып барылган әңгәмә, тәртип һәм юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сорауларга бик актив җавап тапты балалар.

Мопедларда ничэ яшьтән йөрергә рөхсәт ителә, киемнәрдә уткайтаргыч элементлар ни өчен булырга тиеш? Моның буенча инспектор  Артур Җиһаншин үтемле итеп аңлатты, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.  ФОРПОСТ оешмасы ни өчен кирәк- әлеге сорауларга да укучылар бергәләп җавап таптылар.
 
Тик шулай да, бала бала инде, аның тормыш тәҗрибәсе юк, ул күп вакыт нәрсәне эшләргә ярамаганын белми. Малай-кызларыбызны төрле бәладан, бәхетсезлектән саклау, беренче чиратта, ата-ананың бурычы. Балаларыбыз куркыныч хәлләргә тарымасын, шуңа да аларны бер дә игътибарсыз калдырмыйк, дигэн максаттан оештырылган очрашу, күңелле рухта, матур флешмоб белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев