Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Имин булсын йөрер юлыгыз: Аккүз укучыларына юл кагыйдәләрен аңлаттылар

Бүген Аккүз мәктәбендә ЮХИДИның район буенча пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм инспектор Инсаф Мингазов укучылар белән очрашу үткәрде.

Юл кагыйдәләрен олысы-кечесе белергә тиеш. Очрашуда инспектор Инсаф Фидаел улы укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә мисаллар китереп аңлату эшләре алып барды. ЮХИДИ инспекторы җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең иминлеген тәэмин итүче кагыйдәләрне искә төшерде. Шәхси мобиль чаралардан куллану таләпләрен дә һәр укучы истә тотарга бурычлы.

Укучылар юлдагы тәртипне көйләүчене төрле сорауларга күмделәр. Җаваплардан һәркем канәгать калды. 

Аккүз мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләре буенча чараларны, очрашуларны чирек саен уздырып торалар, балаларга инструктаж үткәрәләр. Аллага шөкер,  Аккүз авылында кагыйдә бозучы балалар узган уку елларында теркәлмәде, киләчәктә дә булмас.

- Укытучыларнын һәм безнең аңлату эшләребезне ата- аналар да үзләренең уңай үрнәкләре белән балаларына төшендерсен иде. Шулай иткәндә нәтиҗәсе дә уңай булыр. Төрле "кыйммәтле уенчыклар" алып ул-кызларының язмышын куркыныч астына куймасак иде, - ди Ләйсән Рәзиф кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев