Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кыш бабай Яңа ел алдыннан «Умырзая» балалар бакчасына интерактив такта бүләк итте

«Умырзая» балалар бакчасына юл йөрү кагыйдәләренә багышланган интерактив такта кайтты.

ЮХИДИ инспекторлары әлеге бик тә кирәкле җиһазны Кыш бабай бүләге итеп балаларга тапшырды. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагы да үтемлерәк итеп төшендерүдә әлеге заманча җиһаз тәрбиячеләргә олы ярдәмлек булыр. 

Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау оешмасы балалар бакчалары, мәктәпләрне бер-бер артлы интерактив такталар, автокласс, автошәһәрчекләр белән тәэмин итеп килә. 2023 елда Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта автосыйныф ачылды, 1нче санлы "Умырзая" балалар бакчасына, алда хәбәр иткәнчә, интерактив такта кайтты. Шулай ук ел дәвамында татарча һәм рус телендә бакчаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә торган ярдәмлекләр,  өстәл уеннары тапшырылды. Тәрбиячеләр методик кулланмаларга ия булды. 

ЮХИДИның Актаныш районындагы пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова тарафыннан оештырылган чараларда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмый, Ләйсән Рәдиф кызы укучыларга, бакча нәниләренә яктылык кайтаргыч элементлар, буый торган, төсле каләмнәр алып килә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев