Авыл өлкәннәре игътибар үзәгендә
Сәламәтлек сагында

Авыл өлкәннәре игътибар үзәгендә

«Өлкән буын» федераль проекты буенча Зөбәер авылы өлкәннәрен район үзәк хастаханәсенә алып килделәр.

Безнең районда «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсендә сәламәтлекләрен кайгырту дәвам итә.

Авыруларны иртә ачыклау һәм профилактика буенча нәтиҗәле эш алып барыла. Бүген бу хезмәттән Зөбәер авылыннан социаль хезмәт алучылар файдаланды.


Нет комментариев