Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Бәйрәмнәр хәвефсез үтсен

Сабантуй вакытында халыкның туклануын оештырганда, сәүдә хезмәте күрсәтү аеруча зур җаваплылык сорый. Халык арасында йогышлы авыруларны, азыктан агулануларны кисәтү максатыннан һәрбер сату ноктасында, җәмәгать туклануы предприятиесендә эпидемиягә каршы чаралар үткәрелеп, санитар- гигиеник таләпләр үтәлергә тиеш. Шулай ук кулланучы, сатып алучы да закон нигезендә куелган тиешле санитар таләпләрнең үтәлүен үзе дә...

Сабантуй вакытында халыкның туклануын оештырганда, сәүдә хезмәте күрсәтү аеруча зур җаваплылык сорый. Халык арасында йогышлы авыруларны, азыктан агулануларны кисәтү максатыннан һәрбер сату ноктасында, җәмәгать туклануы предприятиесендә эпидемиягә каршы чаралар үткәрелеп, санитар- гигиеник таләпләр үтәлергә тиеш. Шулай ук кулланучы, сатып алучы да закон нигезендә куелган тиешле санитар таләпләрнең үтәлүен үзе дә белергә хаклы. Кешенең санитария культурасы югары булырга тиеш.
Сату яки туклану урынында сатучының эш урыны - махсус палаткада яки автофургонда булуына, тиз бозыла торган ризыкның (сөт, ит, балык ризыклары) бары тик суыткычлардан гына сатылуына, бернинди дә азык- төлекнең җирдә булмавына, сатучы яки пешекченең санитар киемнән булуына игътибар итәргә кирәк. Ризык әзерләү урыны электр , газ плитәсе, кыска дулкынлы мич белән тәэмин ителергә, турау өстәлләре тиешенчә булып, пычак турау такталары, ризыкны салу өчен табаклар, бер тапкыр гына кулланыла торган тәлинкә, кашык, чәнечке җитәрлек булырга тиеш. Туклануны оештырганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен кул юу урыннары, туклану өчен өстәлләр белән тәэмин итү кирәк.
Сатуга чыгарыласы һәм җәмәгать туклану предприятиесе әзерли торган ризык ассортименты Роспотребнадзорның территориаль бүлеге белән килешенергә тиеш. Һәрбер ризыкның сыйфатын раслаучы документы, товар-транспорт накладное булырга тиеш. Шашлык сату өчен нинди таләпләр куела соң? 1майдан сатуга чыгарыласы суелган мал ите бары тик махсус сугым пункты аша гына үтү законы үз көченә керде. Шуңа күрә шашлык өчен әзерәнәсе иткә шул сугым пунктыннан алган ветеринар таныклык (ф№2) булуы кирәк.
Шашлык әзерләү бары тик шәхси эшмәкәрнең яки юридик затның кафесында яки ашханәсендә әзерләнергә тиеш. Физик зат шашлык белән сатуга чыгарга тиеш түгел. Өй шартларында медицина күзәтүе үтмәгән кеше итне эшкәртергә тиеш түгел. Чөнки ул үзе авыру билгеләре булмаса да, эчәк авыруын йөртүче булырга мөмкин.
Шашлык технологиясе буенча эшкәртелгәннән соң бары тик суыткычта сакланырга һәм бары тик сату урынында гына пешерелергә тиеш.
Тавык итеннән (окорочкадан) ясалган шашлык белән сату итү сальмонеллез авыруын профилактикалау йөзеннән рөхсәт ителми.
Шулай ук сатып алучы да ризык сатып алганда аеруча игътибарлы булсын иде. Берничә катламлы тиз бозыла торган ризыклар - хот-дог, гамбургер, итле пәрәмәчләр суыткычсыз урыннан, кояш астында сакланып сатылырга тиеш түгел. Югары температурада микроблар үрчү өчен итле мохит иң кулай санала, ә суыткычта саклау аларның үрчүенә юл куймый һәм ризык сыйфатлы саклана. Сату урыннарында спиртлы эчемлекләр, сыра белән сату итү катгый тыела.
Туклану нокталарында рөхсәт ителә торган азык-төлек ассортименты түбәндәгечә:
- суыту җайланмасы аша гына каты ысланган казылык(3 сәгать эчендә сатылып бетү шарты белән);
- камыр ризыкларыннан: ватрушка, повидло белән пешерелгән пироглар, булка, кекс, рулет, коржиклар, кремсыз кондитер әйберләре;
- тиешле документлары булган сыер, сарык, дуңгыз итеннән әзерләнгән шашлык;
- юылган яшелчә, җиләк-җимеш, соклар, минерал сулар, кайнар чәй;
- урында пешерелгән очракта коймак, тәбикмәк.
Сәүдә нокталарында яшелчә, җиләк-җимеш аерым үлчәү аша, әзер ризыклар аерым ноктадан, туңдырмалар бары тик суыткыч аша гына сатылырга тиеш. Сатучылар, пешекчеләрнең сату урынында медицина күзәтүе үткән кенәгәсендә: бактериологик анализы, суалчаннарга лаборатор тикшерү үтү нәтиҗәсе, флюорографиясе, тире һәм венерик авырулар табибының тикшерүе, прививкалар ясалган нәтиҗәсе (гепатит, кызылча, корьга, дифтерияга каршы)булырга, терапевтның эшкә кертелергә рөхсәт иткән мөһере булырга тиеш.
Һәр елны сату, туклану урыннарында ветеринария, Роспотребнадзор, полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә тикшерүләр үткәреләчәк. Закон куйган таләпләрне үтәмәгән очракта эшмәкәр яки юридик затны сатуга кертмәү һәм административ чара күрү каралган. Күңелле бәйрәм мизгелләрен бозмыйча матур итеп бәйрәмнәрне үткәрсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев