Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Хуҗалыклардагы ашханәләргә таләпләр

Хуҗалыкларда язгы-җәйге-көзге эшләр чорында ашханәләр эшчәнлеген һәм сыйфатлы ризык хәзерләүне тәэмин итү буенча аерым таләпләр бар. Ашханәдә эшләү өчен махсус белем турында таныкнамәсе булган, 18 яше тулган, сәламәтлеге тикшерелеп эш башкаруга рөхсәт алган, хезмәт иминлеге буенча күрсәтмәләрне өйрәнгән кешеләр генә алынырга тиеш. Шулай ук, төп таләпләрнең берсе ул - чисталык....

Хуҗалыкларда язгы-җәйге-көзге эшләр чорында ашханәләр эшчәнлеген һәм сыйфатлы ризык хәзерләүне тәэмин итү буенча аерым таләпләр бар. Ашханәдә эшләү өчен махсус белем турында таныкнамәсе булган, 18 яше тулган, сәламәтлеге тикшерелеп эш башкаруга рөхсәт алган, хезмәт иминлеге буенча күрсәтмәләрне өйрәнгән кешеләр генә алынырга тиеш.

Шулай ук, төп таләпләрнең берсе ул - чисталык. Тыштан ук үзенә чакырып торган, исеме язылган төп ашханә бинасы, аның тирә-ягы чиста булырга, төп бинадан читтә канализация, юынтык сулар өчен чокыр һәм коры калдык чүпләр өчен өсте ябулы контейнер, пешекчеләр өчен аерым бәдрәф, кием элгечләр белән тәэмин ителгән юынгыч булуы да шарт. Залда төзек өстәлләр, урындыклар, өстәл япмалары булырга, ашханә тулысы белән аш савытлары, кашык-чәнечкеләр белән, аерым чәй кайнату савытлары һәм салфеткалар, савыт-сабалар өчен җылы су, сода белән тәэмин ителергә тиеш. Юылган савыт-саба киптерү өчен корылма-киштәләр, ашханәдә суыткыч булуы, ярма-токмач һәм башкаларны саклау өчен контейнер, балта-пычаклар белән тәэмин ителгән аерым ит чабу урыны булу шарт. Залда расланган ашату режимы һәм көнлек менюны кую зарур. Ә электр һәм газ җиһазларын куллануда җаваплы кеше билгеләргә, хезмәтне саклауга карата инструкция һәм инструктаж, тәкъдим-кимчелекләрне язу журналлары булдырырга, ашханәнең даими эшчәнлеген тәэмин итүдә җитәкче тарафыннан имзаланып расланган җаваплы кешене билгеләү кирәк.

Күчмә ашханә өчен аерым билгеләнгән транспорт чарасы, басуга йөртү өчен төзек термослар булуы, төнге сменада ашату өчен җаваплы кеше билгеләнү, пешекчеләрнең ак халат һәм башлыклары булуы, медаптечка белән тәэмин ителеш, янгынга каршы кораллар белән комплектлаштырылган щитның һәм ут сүндергечнең булуы таләп ителә. Пешекчеләр һәм ярдәмчеләр тиешле нормадан артык йөкне ялгыз гына күтәрмәскә тиеш. Бу норма хатын-кызлар өчен 7 кг, ир-атлар өчен 50 кг, ә 18 яше тулмаган кызлар өчен 5 кг, егетләр өчен 16 кг. Эш вакытында игътибарлы булырга, чит эш белән мавыкмаска һәм башкаларга комачауламаска киңәш ителә. Әлбәттә, бу - элементар таләпләр, дип караучылар да булырга мөмкин. Әмма һәрбер бөек эшләрнең гади, кечкенә нәрсәдән башлануын онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев