Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Котыру – куркыныч авыру

Кешеләрдә һәм хайваннарда очрый торган куркыныч котыру авыруының шул авыруның вирусларын йөртүче кыргый ерткыч хайваннар тешләве нәтиҗәсендә таралуын газета битләрендә еш язып торабыз. Авыруны таратучылар булып башлыча төлкеләр исәпләнсә дә, хуҗасыз йөрүче эт-мәчеләрдән дә куркыныч яный. 2011елда район буенча котыру авыруы белән зарарланган төлкеләрнең кеше ишек алларына,торак пунктларына, терлекчелек фермаларына...

Кешеләрдә һәм хайваннарда очрый торган куркыныч котыру авыруының шул авыруның вирусларын йөртүче кыргый ерткыч хайваннар тешләве нәтиҗәсендә таралуын газета битләрендә еш язып торабыз. Авыруны таратучылар булып башлыча төлкеләр исәпләнсә дә, хуҗасыз йөрүче эт-мәчеләрдән дә куркыныч яный.
2011елда район буенча котыру авыруы белән зарарланган төлкеләрнең кеше ишек алларына,торак пунктларына, терлекчелек фермаларына кереп йорт хайваннарына ташлануның 20 очрагы, шул исәптән лаборатор тәртиптә расланган 8 котыру авыруы булу, Минзәлә шәһәрендә кешеләрне эт тешләүнең 225 очрагы теркәлде. Дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан һәр очракта, урыннарга чыгып авыруны таратмау максатында тиешле чаралар күрелде. 2011 елда авыру таралу ихтималы булган урыннарда котыру авыруына каршы 30818 баш эре, 65 вак мөгезле терлеккә, 190 атка,12 дуңгызга, 2509 эткә, 319 мәчегә вакцина бирелде. Лабораториядә 10 патологик материалга тикшерү уздырылды, шуның 7ендә котыру авыруына уңай нәтижә ясалды. 10 хайван үләксәсе яндырылды. Агымдагы елда исә 107 эт тешләү очрагы теркәлде, 21 эре терлеккә, 6 атка, 28 эткә, 15 мәчегә вакцина бирелде. Лабораториядә 7 патологик материалга тикшерү уздырылды, шуның 3ендә котыру авыруына уңай нәтиҗә ясалды, 7 хайван үләксәсе яндырылды. Дәүләт ветеринария берләшмәсендә исәптә торучы кешеләрне тешләгән этләр ветеринария күзәтүенә куелды.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 21 ноябрь, 2012 92 (9735) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев