Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Кызамык баш калкыта

Узган ел азагында һәм ел башында Россиядә кызамык буенча эпидемиологик торыш кискенләште. Кешеләр кызамыкны күбесенчә чит илләрдән йоктырып алып кайталар. Нигездә 35 яшькә кадәрге кешеләр прививка алмаганнар яки бер генә прививка алган булганнар. 2012 елның ике аенда Татарстанда да 13 кеше кызамык белән авырган, шуның эченнән 7се балалар, 6сы зурлар....

Узган ел азагында һәм ел башында Россиядә кызамык буенча эпидемиологик торыш кискенләште. Кешеләр кызамыкны күбесенчә чит илләрдән йоктырып алып кайталар. Нигездә 35 яшькә кадәрге кешеләр прививка алмаганнар яки бер генә прививка алган булганнар.
2012 елның ике аенда Татарстанда да 13 кеше кызамык белән авырган, шуның эченнән 7се балалар, 6сы зурлар. Балаларның 2се сәбәпсез, 1 се авыру сәбәпле кызамыкка каршы прививка алмаган булганнар.
Кызамык һава аша йога. Авыруны вирус китереп чыгара. Кызамыкның яшерен периоды 9-17 көн, ягъни йоктырганнан соң шушы вакыт үткәч кенә кеше авырый башлый. Авыру кеше вирусны яшерен чорның соңгы көннәрендә һәм кызыл тимгелләр чыга башлаганнан алып бишенче көнгә кадәр күпләп бүлеп чыгара.
Авыруның башлангыч көннәрендә өске сулыш юллары органнарының ялкынсынуы, томау, конъюктивит кебек билгеләр була, тән температурасы күтәрелә. Мондый билгеләр өч-дүрт көн күзәтелә, яңадан биткә, тәнгә, кул-аякларга вак кына кызыл тимгелләр чыга. Тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Вирус авыру кешенең организмыннан йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, хәтта сулаганда да күпләп бүленеп чыга.
Кызамык белән авырган кешене йогышлы периодында аерым бүлмәгә урнаштыру мәҗбүри. Йогышлы авырулар бүлегендә бокс-палаталарда дәвалыйлар. Табиб кушканны төгәл үтәп, ятып кына торса, авыру кеше 7-10 көннән сәламәтләнә. Температуралы, авыру көе аякта йөреп торса, кызамыктан өзлегү куркынычы зур. Өзлегеп, тын юллары, үпкәләр, бөерләр ялкынсынып, төрле катлауланулар килеп чыгарга ихтимал.
Кызамык авыруы кисәтеп була торган йогышлы авырулар төркеменә керә. Ягъни бу авыруны, прививкалар ясатып, булдырмый калырга мөмкин. Профилактик прививкалар календаре буенча балаларга 1 һәм 6 яшьләрдә кызамыкка каршы прививка эшләнергә тиеш. 20-25 еллар элек кызамыкка каршы прививка бер генә тапкыр эшләнә иде. Нәтиҗәсе түбән, иммунитет җитәрлек дәрәҗәдә эшләнмәгәнлектән, ике прививка булырга тиеш. Шунлыктан 35 яшькә кадәр булган кешеләргә прививкалары бөтенләй булмаса, яки прививкалар ясатканны раслаган документлары булмаса, кызамыкка каршы 2 тапкыр 6 ай интервал белән прививкалар эшләнергә тиеш. Ә инде бер прививка алганнарга прививка бер генә тапкыр ясала.
Прививка кызамык авыруыннан саклый торган бердәнбер чара икәнен истән чыгармыйк. Вакытында прививкаларны ясатыгыз, урындагы медицина хезмәтенә, участок табибларына мөрәҗәгать итегез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев