Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Наркотикларсыз тормыш

Быелдан мәктәп укучылары, училище, техникум Һәм югары уку йортлары студентлары арасында наркотик куллану-кулланмауга тикшеренүләр алдан хәбәр итмичә үткәрелә башлый. Шул рәвешле әфьюн белән мавыгучыларны ачыклауда яхшырак нәтиҗәләргә ирешеп булачак, ди табиблар. Дәүләт наркоманиягә каршы. Шулай ук табиблар, полиция, муниципаль учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, ата-аналар наркоманиягә каршы көрәш алып бара.Әлеге көрәштә...

Быелдан мәктәп укучылары, училище, техникум Һәм югары уку йортлары студентлары арасында наркотик куллану-кулланмауга тикшеренүләр алдан хәбәр итмичә үткәрелә башлый. Шул рәвешле әфьюн белән мавыгучыларны ачыклауда яхшырак нәтиҗәләргә ирешеп булачак, ди табиблар.
Дәүләт наркоманиягә каршы. Шулай ук табиблар, полиция, муниципаль учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, ата-аналар наркоманиягә каршы көрәш алып бара.Әлеге көрәштә миллионлаган кеше катнаша, әмма үзгәреш әлләни сизелми. Яшьләрне наркоманиягә җәлеп итү һаман киңәя. Биредә инде һәр кеше үзен-үзе якларга, башкаларга ярдәм итәргә әзер булырга тиеш.
Яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләүдә китапханәләрнең роле зур.
Китапханәләрдә нәтиҗәле эшләү өчен мөмкинлекләр бар. Болар: шәхес тәрбияләүдә әдәбият сайлау; күренекле кешеләр белән очрашу; төрле әдәби бәйгеләр һәм викториналар үткәрү.
Китапханәдәге хезмәткәрләр укучыларга сәламәт яшәү рәвеше турында әдәбият тәкъдим итә ала. Ә фәнни медицина әдәбияты СПИД, наркотик, никотинның кешене үлемгә китерү сәбәпләрен яктырта.
Китапханәләрнең профилактика эше буенча төп мәсьәләләре:
- Наркомания, СПИД, тәмәке тарту буенча чын,төгәл мәгълүмат бирү;
- Яшьләрнең наркотик, СПИД, тәмәке тарту буенча булган шикләрен, икеләнүләрен бетерү;
- Сәламәт яшәү рәвеше буенча программаны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр кертү.
Үзәк китапханәдә наркоманиягә каршы "Нарконет" клубы эшли. Уку залында "Кешеләр, уяу булыгыз!" дигән китап күргәзмәсе даими рәвештә тулыландырып барыла. Китап күргәзмәсе өч бүлектән тора.
Наркоманиягә каршы эш планлы рәвештә алып барыла. Быел гына да "Наркомания - сак булыгыз!" дигән тема астында АТТ, Актанышның 1нче санлы мәктәбендә телдән журнал, үзәк китапханәнең уку залында "Бер рәхәтнең мең михнәте" дигән тематик кичә уздырылды.
Абонемент бүлегендә "Наркотиксыз тормыш" дигән китап күргәзмәсе, әңгәмә, әдәбияткә күзәтү уздырылды. Яшьләргә тәкъдим итү исемлеге төзелде. "Сәламәт дөнья - безнең кулда" исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды.
Бу чараларны үткәргәндә төгәл мәгьлүматы булган видеофильм, аудиовизуаль материаллар: слайд, плакат, брошюра һәм фотографияләр кулланабыз.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының муниципаль район башлыкларына җибәргән "Наркотиксыз тормыш" дип аталган хатына нигезләнеп, Актаныш районында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотикларга каршы юнәлештә рәсемнәр, плакатлар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә катнашучыларның төрле формадагы иҗат эшләре 10 марттан 15 июньгә кадәр үзәк китапханәдә кабул ителде һәм сентябрь аенда жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде.
25 сентябрь көнне Актанышның 2нче мәктәбе укучылары белән "Наркотиксыз тормыш" исемле тематик кичә үтте. Кичәне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде. Кичәдә район үзәк хастаханәсенең наркологы Минхуҗин Ленар, балигъ булмаган балалар белән эшләүче полиция майоры Ахунова Ания, мәгариф бүлегеннән тәрбия эше буенча методист Гимадиева Фирүзә һәм китапханәчеләр чыгыш ясадылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Кадерле укучылар! Без сезнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруыгызны телибез.Буш вакытыгызны файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен үзәк китапханәдә көтәбез!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев