Мәртәбәле якташыбыз, танылган эшмәкәр, "КамаТрансНефть" җәмгыяте директоры Рәдис Хашимов бу ярышны ел саен оештыра. Автоузышны рәсми итеп ачу тантанасында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләде, хыялларның чынга ашуларын, автоспортчыларның зур-зур җиңүләр яулауларын теләде. Сәхнә түрен иң тәүдә районыбызның сәхнә йолдызлары бизәсә, алга таба Зөлфәт Зиннуров алып барды.
Катнашучылар саны гына да 6 дистәдән артып киткән, ә җанатарлар, тамашачылар меңләгән, аларның географиясе дә бик киң. Ярыш бик уңайлы җирдә ясала, Башкортстан белән Татарстан чигендә урнашкан Иске Байсар һәм Чуракай авыллары арасында. Мәйдан бик зур, тиешенчә эшләнгән.
Менә ярыш башланып китте. Автоузышчылар бер-бер артлы старттан кузгалдылар. Ярышның кызган мәле башланды...
ДӘВАМЫН ЯЗЫРГАМЫ, ИПТӘШЛӘР?
КЕМНӘР БАРДЫ, КҮҢЕЛЛЕ БУЛДЫМЫ?
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев