Әнием янәшәмдә, ләкин,
Нидер уйлый ул эченнән.
"Әнием! "диеп дәшәм аңа,
Бүленә алмый эшеннән.
Сорауларга да җавап бирми,
Кагып куя башын гына.
" Кызым, чак кына соңрак", -дия,
"Пешеп чыксын ашым гына".
Вакыты җитми әниемнең.
Ә миңа игътибар кирәк!
Иртәгә дә, соңрак та түгел,
Син бит, әни, бүген кирәк!!!
Нет комментариев