“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”
Конкурслар

“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Ноябрь аена кояш җылысы, матурлык, наз, ярату бүләк итүче бер бәйрәм бар- Әниләр көне! Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан “Актаныш-информ” бәйге игълан итә. ““Әни кирәк!” дип атала ул.

Катнашучылардан кадерле кешеләрегезгә багышланган шигырьләр көтәбез. Төп таләп: иҗат иткән шигырьләр 3 дүртьюллыктан артмаска һәм татар телендә булырга тиеш. Әлбәттә, әниегез белән бергә төшкән фотосурәтне дә без бик рәхәтләнеп сайтка урнаштырачакбыз. Яшь чикләүләре юк.

Эшләрегезне 24 ноябрьгә кадәр aktanysh-rt.ru сайтына- "Бәйге-конкурслар" дигән бүлеккә, "Предложить нового участника" дигән тамгага басып үзегезгә урнаштырырга кирәк.

 

Конкурста 5 җиңүче aktanysh-rt.ru aktanysh-rt.ru сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнсә, берсен редакция сайлаячак. Барлык катнашучыларга электрон диплом-сертификатлар тапшырылачак.

Бүләкләребез- саллы, тизрәк иҗат илһамын чакырыгыз. Көтәбез!

Нет комментариев