Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Гомер биргән газиз Әнкәм. Гүзәл Газимҗанова

16 ноября 2021, 19:00

Гомер биргән газиз Әнкәм

Яклаучым син, саклаучым да.

Иркәләнеп үскәнмен мин

Синең җылы кочагыңда.

 

Бөтен назың, җан җылыңны

Син бит миңа бүлеп бирдең.

Яратырга өйрәттең син

Туган телне, туган җирне.

 

Әни җаным, син, бары син

Яшәү өчен һәрчак терәк.

Бәхет тоеп яшәр өчен,

Яшьнәр өчен Әни кирәк.

Нет комментариев