“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Илледә дә әни кирәк. Галимова Рима Николаевна

Илледә дә әни кирәк. Галимова Рима Николаевна
13 голосов

Әниемнең назлы карашын

Онытасым юк еллар узса да.

Баскан токмач белән пешкән ашын

Тәмен тоям, хәтерем тузса да.

 

Ерагая бара әниемнең

Якты йөзе, газиз сурәте.

Ябып иңнәренә йомшак шәлен

Төшләремдә килә күрәсе.

 

Әнием рухына дога кылам,

Фәрештәләр илтеп җиткерсен...

Илледә дә әни кирәклеген

Кечкенәдән балалар белсен!

Нет комментариев