Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Кадерле кешем. Исаева Лилия.

13 ноябрь 2021, 09:35

Эштән кайтып, өйгә керсә,

Нурлар чәчелә өйгә.

Өебезнең нуры булып,

Яшә, әни, гомергә.

 

Рәхмәт яусын, сиңа, әни,

Иң кадерлебез бит син.

Өй дә ямьле, чәй дә тәмле,

Син булганда, әнием.

 

Тәүлекнең һәр минутында

Сокланамын эшеңә.

Иң кадерле кешебез син,

Олы терәк син безгә.

 

 

Нет комментариев