Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Хаҗиева Таңсылу.17 яшь.Әниемә.

12 ноября 2021, 00:14

Әни,зәңгәр күзләреңдә,

Күңелеңнең сафлыгы.

"Балам"- диеп дәшкәнеңдә

Бар дөньямның шатлыгы.

 

Әни,синең кочагыңда,

Онытыла гамнәрем

Бары синең кулларыңда

Якты,матур,ямьнәрем.

 

"Кызым",- диеп кылган догаң

Киртәсез кабул булсын.

Бәхет-сәгадәттә торган

Көннәрең күбрәк булсын.

Нет комментариев