Мәңге сулмас гөлебез - ул безнең әниебез! Лилия.
23 ноября 2021, 12:59
Әнием минем – Миләүшә,
Исеме үзенә бик килешә:
Чәчәк кебек матур йөзе,
Ягымлы итеп сөйләшә.
Мин аның үскән кызы,
Нәни кошчык – энекәш.
Әтием дә таулар күчерә
Әни йомшак итеп дәшкәч.
Ул булган чакта гына
Яктырып китә өебез.
Безнең өчен кадерле,
Мәңге сулмас гөлебез!
Нет комментариев