Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Әни кирәк! Исламия

09 ноябрь 2021, 09:27

Иртән торып күзем ачсам,

Киңәшергә әни кирәк.

Күңел тынычлыгы тоеп,

Серләшергә әни кирәк!

 

Авыр чакта юл күрсәтеп,

Өйрәтергә әни кирәк!

Йөрәк тулы хисләреңне

Тибрәтергә әни кирәк!

 

Шатлыгыңны сибәр өчен,

Нурлы кояш - әни кирәк!

Суда батмас, утта янмас

Ныклы терәк - әни, димәк!

Нет комментариев