Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Әни кирәк! Баянов Илфир.

13 ноября 2021, 15:13

Иртән күзем ачу белән күрәм

Әниемнең нурлы йөзләрен

Кайда барсам, кайда йөрсәм дә мин

Искә алам әнием сүзләрен.

 

Мәрхәмәтле, олы йөрәкле син

Яхшылыклар тулы күңелең.

Тәмле ашың сагынып өйгә кайтам,

Син булганга шат шул күңелем.

 

Борчу күрмә, әнием, бәхетле бул,

Безнең өчен син бит зур терәк

Сау-сәламәт булып яшә, әнием

Һәммәбезгә дә бит син кирәк!

Нет комментариев