Әни кирәк. Булатова Амалия Алгиз кызы
16 ноября 2021, 09:07
Әниебез гел елмая,
Безгә шатлык өләшә.
Әтиебезгә дә шулай
Гел елмаеп эндәшә.
Кайтуыбызны һәрвакыт
Сагынып,көтеп ала.
Икебезне дә бик назлап
Яратып кочып ала
Ул безне чисталыкка да,
Тәртипкә дә өйрәтә.
Яхшы булып үсү өчен
Әни кирәк,әлбәттә!
Нет комментариев