“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Ничә яшьтә булсак та - әни кирэк! Шаидуллина Энҗе.

Ничә яшьтә булсак та - әни кирэк! Шаидуллина Энҗе.
19 голосов

«Сагынырсыз әле, кызым» дия идең,

Безгә әз-мәз упкәләгән чакта.

Э мин юләр, синең әйткәннәрне

Чынга алмый уткәргәнмен баштан.

 

Искә төшә хәзер, әни, бар да,

Шулкадәрле авыр, авыр безгә!

Бар дөньяның гамен, тәмен, ямен...

Алып киттең узең белән бергэ.

 

Сагынамын әни... Ничек кенә!

Җанның меңгә телгәләнгән мәле

Колагымнан китми әйткәннәрең,

«Сагынырсыз әле..." Әле..Әле...

Нет комментариев