“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Әнием. Габдрахманов Айдар.

Әнием. Габдрахманов Айдар.
3 голоса

Иң кирәк һәм иң газиз,

Иң матур һәм сөйкемле.

Кем ул җирдә,беләсезме?

Әнием инде,билгеле.

 

Мин мәктәптән кайтуга ул

Тәмле ашлар пешерә.

Өйдә һәрвакыт пөхтә,

Ничек микән өлгерә?

 

Әнигә ошарга тырышып,

Аннан үрнәк алам мин.

Әнием кебек һәр эштә

Өлгер,җитез булам мин!

Нет комментариев