Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Әнием. Валиева Энҗе

13 ноябрь 2021, 09:17

Минем әни иң гүзәле,

Минем әни иң шәбе.

Авылымның фәрештәсе,

Ул - мәрхәмәт үрнәге.

 

Көндезен дә, төннәрен дә

Гел ашыга ярдәмгә.

Ягымлы елмаеп эндәшә

Ярдәм сорап килгәнгә.

 

Әни куллары шифалы,

Тавышы сихәт бирә.

Шәфкать туташы - әнием,

Ява гел рәхмәт кенә.

Нет комментариев