“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

Әнием исе. Равефов Адель.

Әнием исе. Равефов Адель.
12 голосов

Зур җиһанда барча яклап,

Безне чолгый төрле ислэр.

Һәркайсысы тик уята,

Куңелләрдә аерым хисләр.

 

Яңа пешкән икмәк исе,

Болыннарда хушбуй тәме.

Саный китсәң, килеп чыга,

Бар тормышның яшәү яме.

 

Тик берсен дә алыштырмый,

Балачакның изге төсе.

Йөрәкләргә иң ятышлы,

Бу бөек хис- ӘНИ ИСЕ!

Нет комментариев