Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

"Әнием минем назым". Фазуллина Дамилә, 9 яшь, Яр Чаллы шәһәрнең М. Вахитов исемендәге 2 гимназиянең 3Б сыйныфы укучысы

16 ноября 2021, 23:12

Әнием минем Гөлназ

Ул миңа һәрчак остаз

Өйдә һәрвакытта яз

Тоямын аннан гел наз

 

Әнием күз нурымның исеме Гөлназ. Бакчадагы балалары исә яраткан тәрбиячеләренә Гөлназ Расимовна дип эндәшә. Исеме җисеменә бик туры килә Әниемнең, гөл кебек назлы, кояш кебек балкып тора ул. Миңа да бик үзенчәлекле, тирән мәгънәле исем бүләк иткән. "Исемең матур, кемнәр куйган?" дип сорап кына торалар ?Әнием-бәгърем, тормыш бүләк итүчем, бәйрәм белән үзеңне, иң изге теләкләрем, рәхмәт сүзләрем сиңа гына

Нет комментариев