Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
“Актаныш-информ”нан яңа бәйге: “Әни кирәк!”

"Әнием". Шакирова Лиана, 13 яшь

07 ноября 2021, 19:36

Әнием.

Тәүге бала булып мин туганмын,

Ә син “әникәем” булгансың.

Мин йокласам, син дә ял иткәнсең,

Күзем ачсам, сикереп торгансың.

 

Йөзләреңнән синең нур бөркелә,

Сиздермисең ару-талуны.

Синең янда гына мөмкиндер ул,

Җанга сихәт, бәхет табуны.

 

Йомшак куллар баштан сыйпаганда,

Сиңа бәхет сорыйм Аллаһтан.

Рәхмәт укыйм , әнием, барысы өчен,

Аермасын сине саулыктан.

Галерея

Нет комментариев