"Әнием" Зәлия Сафина
19 ноября 2021, 21:08
Әниләргә Кемне яратасың дисәләр "Әниемне" дияр һәр бала.
Назланасы килсә безнең куллар Сузылалар әнигә таба.
Әни булса шундый рәхәт безгә
Өйләр җылы - дөнья түгәрәк.
Бәлеш, тәбикмәкләр бигрәк тәмле
Пешергәндә икәү бергәләп.
Әни безгә кирәк, без - әнигә,
Бергә-бергә шундый күңелле.
Алар гына безне аңлый, яклый
Зур йөрәкле, сабыр, түземле.
Нет комментариев