Яңа елга яңа бәйге: Кыш бабайга хат язам!

Хат яздым кыш бабайга

Хат яздым кыш бабайга
11 голосов

Хат яздым кыш бабайга,

Менәсем килә айга.

Күрәсем килә шуны,

Ничә кат? - кигән туны.

 

Хат яздым кыш бабайга

Еракмы моннан тайга?

Күрәсем килә шуны,

Куе микән урманы?

 

Хат яздым кыш бабайга,

Барып җитәрме аңа?

Беләсем килә шуны,

Бар микән аның чыны?

Нет комментариев