Яңа елга яңа бәйге: Кыш бабайга хат язам!
Конкурслар

Яңа елга яңа бәйге: Кыш бабайга хат язам!

"ТАТМЕДИА" филиалы "Актаныш-информ" бүгеннән яңа бәйге игълан итә. "Кыш бабайга хат язам!" дип атала ул. Бәйгегә 8 яшьтән өлкәнрәк иҗатчылар катнаша ала. Катнашучылардан әлеге теманы ачып бирә торган 3 куплетлы шигырьләр көтәбез. Иҗат эшегезгне үзегез ясаган рәсемнәр яки фоторәсемнәр белән баету хуплана.

"Кыш бабайга хат язам!" бәйгесенә таләпләр:

1. Шигырь татар телендә, татар шрифтлары белән язылган булырга тиеш..

2. Һәр иҗади эш плагиатлыкка ( башка авторларның иҗат эшен күчереп язу) тикшерелә.

3. Җиңүчеләр AKTANYSH-RT.RU сайтындагы эшләргә куелган лайклар саныннан чыгып билгеләнә. (ВК социаль челтәренә куелган лайклар исәпләнми!)

4. Тавыш бирү 27 декабрь көнне туктатыла.

5. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырыла.

Нет комментариев