Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа елга яңа бәйге: Кыш бабайга хат язам!

Кыш бабайга хат. Айзат

08 декабря 2021, 15:06

Кыш бабайга хат язам.

Кыш бабайга хат яздым әле мин.

Матур уенчыклар сорадым.

Тәмле күчтәнәчләр кирәк дидем

Кар сорадым чана шуарлык.

 

Минем әле сеңлем дә бар белсәң,

Син аны да берүк онытма!

Кыш бабаем сине бик яратам!

Кышны гына артык суытма.

 

Яңа елда безгә алып килче

Сәламәтлек, тыныч тормышлар.

Исән-имин каршы алсын безне

Ак карлары белән ак кышлар.

 

Хатны чыршы төбенә куям да

Хәзер инде сине көтәмен.

Онытма инде син Кыш бабаем

Айзат дигән татар малаен.

Нет комментариев