Кыш бабайга хат язам
08 декабря 2021, 16:53
Кыш бабайга хат язам,
Эч серем ачып салам.
Кабул булсын теләкләр,
Тыныч булсын йөрәкләр.
Имтиханны 100 баллга,
Мөгаллимне акларга.
Сөенсен әти, әни,
Һич кайгы хәсрәт күрми.
Матур булсын уй-ният,
Изгелектә һәр хәят.
Ап-ак карлар сафлыгы,
Сабыйларның шатлыгы.
Нет комментариев